Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Куш-Елга авылында этнографик диктант яздылар

Чара авыл мәдәният йортында оештырылды.

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе 1-8 ноябрьдә уза. Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла. Быел ул тугызынчы тапкыр үтә. Куш-Елга авылында ил күләмендә узучы «Зур этнографик диктант» ка мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл халкы кушылды.
“Этнографик диктант” язучылар 45 минут эчендә тест рәвешендә тәкъдим ителгән 30 сорауга җавап бирделәр. Кайбер катнашучылар биремнәрне онлайн форматта, ә кайберәүләр исә оффлайн рәвештә үтәде.
Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Флүсә  Габделхакова акциянең мөһимлеген ассызыклап узды. Ул шулай ук сораулар кызыклы булуы хакында да әйтте.
 

“Сораулар Россия халыклары гореф-гадәтләренең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен үз эченә алган. Алар этнографик белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев