Күршеләрне берләштерүче бәйрәм
Жуков урамы 9нчы йорт ишегалдында узган «Ишегалды бәйрәме» әлеге микрорайонда яшәүчеләрне җыйды.
Ишегалды уртасында бәлеш, тортлар, пироглар һәм сусыл карбызлардан сыгылып торган зур табын әзерләнгән иде. Теләге булган һәркем сыйлана алды. Шунда ук казанда пылау пеште.
Бәйрәм рухын мәдәният хезмәткәрләре, иҗат ансамбльләре тудырды. Балалар өчен аниматорлар бию флешмоблары, күңелле уеннар һәм викториналар оештырды. Ә караңгы төшкәч, ачык һавада «Баба Яга спасает мир» фильмы күрсәтелде.
Бәйрәмгә җыелган халыкны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов сәламләп, мондый бәйрәмнәрнең яхшы традициягә әверелүен билгеләп үтте.
«Әлеге микрорайон матур, төзек, чиста булуы белән аерылып тора, ишегалды мәйданчыклары зәвыклы, тротуарларга асфальт салынган. Болар барысы да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды. Аның башлангычы белән республикада «Безнең ишегалды» программасы эшли. Безгә бу матурлыкны сакларга гына кирәк. Торак милекчеләре ширкәте рәисе Наҗия Имаметдинова ярдәмендә әлеге микрорайон матурая гына бара”, – диде чыгышында Сергей Васильевич.
Ул район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән «Безнең ишегалды» программасы барышында активлык күрсәтүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар – Анна Кичигина, Румия Габидуллина, Марина Стасенко, Ирина Хәмидуллина, Марина Гурьянова, Валентина Филиппова, Илгидә Кошикова һәм Андрей Микуллин.
Бәйрәмдә хоккей буенча Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдовның катнашуы һәркем өчен чын бүләк булды. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова белән бергә алар беренче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп букчалары тапшырдылар.

Евгений Давыдов 2нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Михаил Уразайкин белән шахмат та уйнады. Мини-турнир нәтиҗәләре буенча кызлар арасында беренче урынны Инзилә Хәйруллина алды, ә малайлар арасында Михаил Уразайкин җиңүче булды.
Микрорайонда яшәүчеләр үз ишегаллары турында җылы итеп яратып сөйлиләр. Биредә 30 елга якын яшәүче Андрей Микушин һәм Асия Авзалетдинова ишегалларында һәрвакыт чисталык һәм тәртип булуын ассызыкладылар.
«Ишегалдына чыгып, эскәмиядә утыру, ял итү күңелгә рәхәтлек бирә. Җәй көне бездә аеруча матур», – ди алар.
Мәскәүдән Зәйгә күчеп кайткан Тәнзилә Кельман да аларны хуплады:
“Зәй – тыныч, яшел, матур шәһәр. Ишегаллары бик чиста. Яшәү өчен барлык уңайлылыклар тудырылган”, – диде ул.
«Бездә ел саен нәрсәнедер яхшырталар. Түбәне алыштырдылар, машина кую урыннарына разметка ясадылар, домофоннар урнаштырдылар. Балалар өчен ишегалдыбызда уңайлы мәйданчык”, – ди Ольга Давлатова.
Чисталык-тәртип саклауда ишегалды җыештыручыларның роле зур. Менә җиде ел инде Жуков урамындагы ишегалларында чисталыкны Эльмира Габидуллина тота. Бәйрәмгә Эльмира буш кул белән килмәгән иде – күршеләре өчен бәлеш һәм пирожныйлар пешергән.
Бу бәйрәм тагын бер кат яхшы күршелек мөнәсәбәтләренең теләсә кайсы йортның төп байлыгы булуын раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев