Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Күрше” фестиваленең җәйге чорына йомгак ясалды

Билгеле булганча, республика күләмендәге “Күрше” фестивалендә, безнең районнан Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре көче белән тәкъдим ителгән “Примерь профессию” проекты җиңүчеләр арасында булды.

Бу көннәрдә исә фестиваль җиңүчеләре, әлеге проектны пропогандалаучы  Луиза Карпова һәм Гөлнара  Феофанова составындагы безнең шәһәр делегациясе Түбән Камадан кайтты, анда «Күрше» фестиваленең беренче,  җәйге сезонына йомгак ясалды. 

Фестиваль зур масштабта үтте. Бөтен республика күршелек көченең кешеләрне берләштерүен күрде, аның кысаларында Татарстан буйлап  барлыгы 291 чара уздырылган. Ә безнең өчен фестиваль җиңүчеләре арасында ГРЭСлыларның булуы  аеруча горурлык. Чөнки  Зәй ГРЭСы “Примерь профессию” проектының партнеры булды.

Фестивальнең җәйге сезонына йомгак ясау чарасы берочтан кышкы сезонга старт бирү дә булды.  Оештыручылар фестивальнең хәзер күпкатлы йортлар ишегалларыннан чыгып,  җылы очрашулар һәм иҗади идея форматында  паркларны, скверларны һәм яр буйларын яулаячагын белдерделәр.   

 «Фестиваль – ул күрше шатлыгын күрше белән уртаклашу, яңа дуслар булдыру һәм һәр йортта яшәүче  йөрәген җылыту мөмкинлеге. Кыш җылы очрашулар һәм яңа күркәм традицияләр чоры булсын!», - ди Гөлнара Феофанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев