Республика күләмендәге “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйгенең оештыру комитетына 45 муниципаль районнан 1148 заявка кергән. Шуларның 49ы конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алынган, хәзер 8-11 декабрьдә “Күрше” фестивале сайтында халык тавыш бирүләре бара.
Сайлап алынган проектлар арасында Зәйдән “Минем ишегалды лагеры” проекты да бар. Аның авторы – Ксения Данилова.
Нет комментариев