Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Куркынычсызлык мөһим!

Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән үткәргән киңәшмәдә барлык районнарда да янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен көчәйтелгән режимда эшләргә чакырды. Һәр йорт саен кереп профилактик эшчәнлек алып бару мөһимлеген ассызыклады. Татарстан Рәисе шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын һәм волонтерларны кисәтү чараларына җәлеп итәргә кушты.

Билгеле булганча, узган атнада Тукай районындагы бер авылда аяныч хәл килеп чыкты. Анда бер йортта янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе — балалар.

— Хәзерге вакытта без янгын куркынычсызлыгы буенча һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрәбез һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатабыз. Аеруча зур игътибар шәхси йортларда яшәүче имин булмаган гаиләләргә бирелә, — ди 88нче янгын куркынычсызлыгы бълеге башлыгы Владимир Петров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев