“Куркынычсыз интернет” олимпиадасы бара
“Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй укучыларын “Куркынычсыз интернет” (“Безопасный интернет”) Бөтенроссия олимпиадасында катнашырга чакыралар.
Олимпиада 26 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр дәвам итә. Анда I-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиада “Учи.ру” платформасында оештырыла. Ә катнашучылар өчен сертификат, диплом, грамоталарны олимпиада тәмамлангач “Учи.ру”ның “Портфолио” бүлегеннән кереп алырга мөмкин булачак. Шулай ук 10нан да ким булмаган укучысы катнашучы педагогларга да Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев