Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күренекле якташыбызның тормыш иптәше вафат

Күренекле якташыбыз, журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филипповның тормыш иптәше Клара Мәрдән кызы вафат булды.

Александр Филиппов — районыбызның Зичәбаш авылында туган. Озак еллар Апас районының «Йолдыз» газетасының баш редакторы, «Ватаным Татарстан» газетасының әйдәп баручы журналисты булып эшләде.


Клара Мәрдәновна — мәдәният өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Клара ханым Зәй ягы, районыбызның мәдәни тормышы, яңалыклары белән кызыксынып яшәде. Зәйдә оештырылган кичәләрдә катнашты. Ул безнең «Зәй офыклары» газетасының сайтын укып барып, үзенең уй-фикерләре белән дә бүлеште. Зәй аның өчен икенче туган районы булды. «Зәй халкының яраткан килене мин», — ди иде ул. Уллары Эдгар Александрович — рәссам-скульптор. Зәйдә «Безнең ил» республикакүләм этнорәссамнар пленэрында катнашып, натурадан ике картина — «Зәй чибәре» һәм «Зәй шарлавыгы» рәсемнәрен ясады.


Клара Филипповага 84 яшь иде. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм белән хушлашу бүген — 27 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев