Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күренекле якташыбыз “Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы остазы” исеменә лаек булды

19 июньдә Казанда «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсына йомгак ясадылар.

2023 ел Россиядә Остазлар елы дип игълан ителде. Шуңа күрә быел «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсында «Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы остазы» дигән махсус номинация кертелде. Һәм аңа күренекле якташыбыз, Казан дәүләт медицина академиясенең «Нур» диагностикасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марс Михайлов ия булды.

Марс Константинович районыбызның Түбән Биш авылында туган. Ул башлангыч белемне Түбән Биш мәктәбендә алган. Казан дәүләт медицина институтында табиб һөнәрен үзләштерә. 1970 елда — кандидат, сигез елдан докторлык диссертациясен яклый. Хезмәт юлын Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә табиб буларак башлый. Лаборант, ассистент булган якташ профессор һәм табиблар белемен күтәрү институты ректорына кадәр күтәрелә, ил-көнгә таныла. 60 елдан артык гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлый. 17 июньдә ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Марс Константиновичның тормыш иптәше Алиса Хәйрулловна да — табиб. Уллары Игорь, оныклары Азат та әти-әнисе, әби-бабасы юлыннан китеп, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Михайловларны табиблар династиясе, дияргә тулы җирлек бар.

Авыл мәктәбендә канат ярган, Зәйдә хезмәт эшчәнлеген башлаган күпкырлы шәхес, зур җитәкче урыннар биләгән, ил-көнгә, дөньяга танылган галим Марс Михайлов белән без — зәйлеләр чиксез горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев