Күренекле якташыбыз Кадер мәктәбендә булды
17 гыйнварда Кадер урта мәктәбендә күренекле язучы, драматург, якташыбыз Рабит Батулла укучылар белән очрашты.
"Әлеге чарага укытучылар һәм укучылар тарафыннан Батулла әкиятләре буенча иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе ясалды, монтаж әзерләнде. Рабит ага укучыларны һәрвакыттагыча үзенең ораторлык осталыгы һәм курай моңы белән җәлеп итте. Укучылар Рабит абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Җор телле язучыбыз сорауларга тәфсилләп, мисаллар китереп җавап бирде. Онытылмаслык очрашу бәйрәм-әңгәмә рәвешендә узды", - ди укытучы Алсу Әюпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев