Күренекле якташлар исемлеге тулылана
1нче ранг капитаны, Каспий югары хәрби-диңгез училищесының флот тактикасы кафедрасы укытучысы, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Сергей Петрович Алфеев 1893 елда Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостеның Сәвәләй авылында туган.
Кызыл Армия сафларына 1918 елның февралендә керә, 1919 елда Ладога һәм Онега күлләрендә гражданнар сугышында, 1941 елдан Ленинград фронтында Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәт кенәгәсе кызыклы. Шуның кайберләрен мисал итеп китерәбез. 1917 елның ноябреннән 1918 елның октябренә кадәр канонер командирының ярдәмчесе. 1918 елның октябреннән 1921 елның августына кадәр канонер командиры. 1921 елның августыннан октябренә кадәр Аму-Дарья хәрби флотилиясе штабының флагсекретары; 1931 елның декабреннән 1932 елның декабренә кадәр хәрби диңгез флоты комсоставының махсус курслары тыңлаучысы; 1932 елның декабреннән 1935 елның июленә кадәр НКВД Севастополь диңгез чик буе отрядының 55нче чик буе катере командиры; 1938 елның августыннан 1940 елның августына кадәр Ленинград шәһәрендә НКВД хәрби-диңгез чик буе училищесының уку дивизионы командиры; 1941 елның октябреннән 1942 елның апреленә кадәр Ленинград шәһәре НКВД ВМПУ флоты тактикасы кафедрасының вакытлыча җитәкчесе; 1942 елның апреленнән 1944 елның маена кадәр И. Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез училище кече укытучысы; 1944 елның маеннан августка кадәр Баку шәһәренең Каспий Кызыл Байраклы югары хәрби-диңгез училищесының флот тактикасы кафедрасы укытучысы.
Бүләкләү кәгазеннән кечкенә характеристика китерәбез: «1нче ранг капитаны Сергей Петрович Алфеев — бик дисциплиналы, тактик һәм таләпчән офицер, хезмәтен тырышлык һәм осталык белән башкара. Ленин-Сталин партиясенә тугрылыклы. Кадрлар әзерләү эшендә зур тәҗрибәсе бар. 1944 елның 7 ноябренә хәрби диңгез флотында 26 ел 4 ай 7 көн хезмәт итә. Ленин ордены белән бүләкләүгә лаек».
Бүләкләре: Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләре: «Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә XX ел», «Ленинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башкалар.
НКВД һәм хәрби диңгез флоты хәрби частьләренең командир-башкаручылар составы вәкиле, хәрби педагог, 1нче ранг капитаны сугыштан соң озак еллар Бакуда югары хәрби-диңгез училищесында укыта, ул әйдәп баручы югары уку йорты булып тора һәм үз тарихында СССР, Россия һәм 32 чит ил флоты өчен 30 меңнән артык диңгезче әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев