Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп балалы ялгыз аталарга яңа мөмкинлек тәкъдим ителә

Балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

Ул әзерләгән хат Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага юлланган, дип хәбәр итә RТ сайты.

Хәзер Россиядә ялгыз аталарның андый мөмкинлеге юк. Яңалык күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә, шулай ук ата булу статусын арттырырга мөмкинлек бирер иде, дип саный хат авторы.

«Югарыда әйтелгәннәр нигезендә, хөрмәтле Нина Александровна, «Иминият пенсияләре турында»гы федераль законның 32 маддәсенә балаларын ялгыз тәрбияләүче күпбалалы аталарның вакытыннан алда пенсиягә чыгуын күздә тота торган үзгәрешләр кертү проектын эшләүне башлап җибәрүегезне сорыйм», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

"Татар-информ" агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев