Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә — җир кишәрлекләре

Иске Зәйдә бушлай җир кишәрлеге алган күп балалы гаиләләр белән очрашу узды.

Дәүләт программасы нигезендә биредә йорт салу өчен шартлар тудырылган — җир кишәрлекләренә кадәр газүткәргеч, суүткәргеч сузылган, юл салынган.

Татарстан Республикасында, шул исәптән Зәй районында Җир кодексының 32нче маддәсе нигезендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Районда шундый 796 гаилә йорт салу өчен җир кишәрлекләре алды.

2 ноябрьдә Иске Зәйдә шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, электр, газ, су белән тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында җир кишәрлекләре хуҗалары — күп балалы гаиләләр белән очрашу узды.

Иске Зәйдә барлыгы 108 гаилә җир алып рәсмиләштергән, шуларның 52се — Братская һәм Спортивная урамнарында. Дәүләт программасы нигезендә бу җир кишәрлекләренә кадәр газүткәргеч, суүткәргеч сузылган, юл салынган.

— Безгә бу бик зур ярдәм, төзелеш эшләрен башлау күпкә җиңеләйде, ялан басуда йорт салу түгел инде, — диде алар бертавыштан.

Братская урамында инде ике йорт калкып чыккан. Ләкин күбесе йорт салырга ашыкмый: күршеләр төзи башласын әле, балалар үскәч, үзләре төзерләр, җирне сатарга ниятлибез, диючеләре дә бар.

— Һәрхәлдә җирләр бирелгән, рәсмиләштерелгән, инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителүе аларның бәясен күпкә арттыра. Сатарга ниятлисез икән, анысы сезнең хокукыгыз. Безнең бурыч — Иске Зәй бистәсе, яңа урамнарның үсешен тәэмин итү. Барлык сорауларыгыз белән шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз, ярдәм итәчәкбез, — диде Ринат Хаҗипов.

Иске Зәй — яшәү өчен иң кулай шәһәр бистәләренең берсе. Ул сәнәгать зонасыннан читтә, зур сусаклагыч яр буенда, тау башында урнашкан, экологиясе-саф һавасы белән аерылып тора. Азык-төлек, төзелеш материаллары сату кибетләре, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, медицина амбулаториясе бар. Шәһәр пляжы, мәдәни мирас объектлары да биредә урнашкан. Тимер юл аша күпер төзелеп тапшырылганнан соң, шәһәр үзәгенә дә юл кыскарды, автомобильдә 15-20 минутта барып җитәргә мөмкин. Чаллы — 50, аэропорт 32 чакрым. Йорт салып, төпләнү өчен бик яхшы урын. Һәр шәһәрдә су буенда урнашкан, матур күренеше булган бистәләр, урамнар элиталы булып санала, зәйлеләр дә моны кайчан булса да дөрес бәяләр дип уйлыйсы килә.

Очрашуда сораулар күп булды: архитектура бүлегеннән төзелеш башлауга рөхсәт алу, электр баганасы кую һәм төзелешне электр белән тәэмин итү, югары басымлы газүткәргеч һәм югары вольтлы электр линияләре саклау зонасында төзелеш алып бару, су кертү, төзелешкә бирелә торган ташламалы кредитлар һ.б. лар. Шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәммәсенә анык җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев