Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күп балалы әниләр пенсияне вакытыннан алда алачак

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала, дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсеннән.

Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар – 50, дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыгарга хокуклы.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт: әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 балл пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзеңнең шәхси кабинетың аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерергә була.

"Татар-информ" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев