Күңелләрдә җылы хисләр калдырган кичә
4 декабрьдә Зәй үзәк китапханәсендә Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан «Рух шатлыгы — көчлелек билгесе» әдәби-музыкаль композициясе үткәрелде.
Кичәгә район инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте әгъзалары, «Шатлык» үзәгендә социаль хезмәт алучылар чакырылды.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева һәм сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко чыгыш ясап, теләкләрен җиткерделәр.
Очрашу әдәби-музыкаль дулкында узды, чөнки инвалидлар җәмгыяте әгъзалары арасында шигырьләр язучы, җыр-моңга оста, музыка коралларында уйнаучы талантлы кешеләр күп. Әнисә Шәфиева һәм Мария Костюченко үзләре язган шигырьләрен укып тормышны яратырга өндәделәр, Фаимә Сизова, Геннадий Умнов һәм Андрей Кузьмин матур җырлар башкардылар. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы барлык катнашучылар өчен музыкаль бүләк булды.
«Мондый очрашулар һәм тере аралашу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә авырлыкларны вакытлыча онытырга ярдәм итә, күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышларына ямь өсти. Чара барышында экранда җәмгыять тормышыннан слайдлар, спорттагы һәм мәдәни чаралардагы казанышлар трансляцияләнде», — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев