Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күңел күзе үткен аның

Валентина Петрованың кул эшенә күз иярми.

Кечкенә генә резина кисәге һәм вак  алюминий таякчыклар аның кулында чәч тарый торган массажкаларга әйләнә. Сәвәләй авылында яшәүче Валентина Петрова Алабуганың пластик эшләнмәләр заводы өчен чәч тарагычлар ясый. Валентина Ильинична Сәвәләй авылында яши. Тумыштан бер күзе күрми. Белемне ул Лаешның сәламәтлекләре  чикле балалар өчен махсус мәктәп-интернатта ала.

 "Күзләре начар күргән балаларны ата-аналары кечкенәдән үк шундый махсус учреждениеларга бирсеннәр иде, чөнки анда укырга да кул эшләренә дә өйрәтәләр", - дип уртаклашты ул. 

Валентина Ильинична әнисе Ольга Семеновна һәм әтисе Илья Тихонович белән гомер итә. Улы инде белем алып Зәйдә заводта эшли. Ул үсеп чыгып киткәч Валентина ханым үзенең Алабуга шәһәрендә эшләгән чакларын искә ала. Анда ул 2000нче елларда ике ел эшләп караган була инде һәм ул чакта  күзләре начар күрүчеләрнең өйләрендә утырып та эшләгәннәрен исенә төшерә. Шунда ук Зәйнең сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченкога шалтырата. Мария Филипповна аңа  массажкалар ясаучылар кирәклеген әйтә. Менә инде ел ярым Валентина ханым читтән торып Алабуганың "УкупрПласт" заводы өчен массажка өслекләре ясый. 

Кечкенә  станок, резин накладка, массажка таякчыкларын аларга китереп бирәләр. Бер массажка өслеген ясар өчен 8 минуттан алып 15 минутка кадәр вакыт китә, ди ханым. Көненә ул 50 массажка ясый. Күбрәк ясарга кушсалар, бу сан артып та китә. Әзер эшләнмәлерне ата-анасы да тикшереп карый, кирәк чакта өлкәннәр кызларына ярдәм дә итәләр икән. 

Массажка ясау беренче карашка җиңел тоелса да, статистика саннары киресен сөйли. 4 ел элек Зәй районында әлеге эштә 20 дән артык кеше эшләсә, бүген алар саны 5 кә генә калган. Бу зур игътибарны, сабырлыкны таләп итә, ди сукырлар җәмгыяте рәисе. Көне буе кадакчыкларны кадап утыру бармак очларын авырттыра. Әзер эшләнмәләрне районнар буенча йөрүче машинага, юлга чыгарып та бирергә кирәк. Заводта инде массажкаларны пластик тоткычларга  киертеп куялар һәм менә дигән чәч тарагыч барлыкка килә. 

Валентина Ильинична әле кул эшләре белән дә мавыга. Өйләрен сәйләннән ясалган чәчәкләр, агачлар, җептән бәйләгән гөлчәчәкләр бизи. Интернеттан тыңлап, яздырып  алып өйрәнгән ул бу эш серләренә. Алмаз мозаикасына кадәр җыеп караган, төсләрне туры китерүе авыр булгач, ансын ташлаган. 

Валентина Петрова белдерүенчә, массажкалар ясау аңа акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, ә көчле рухлы хатын-кызның яшәргә омтылышы. 

Әйтергә кирәк, Зәйнең сукырлар җәмгыятендә 232 кеше исәптә тора, шуларның 10сы – балалар. 

15 октябрьдан – 15 ноябрьгә кадәр "Ак таяклылар" айлыгы бара. Ак таяк ул – сукырларның символы. Бу әлбәттә сукырларның бәйрәме түгел, ә бары тик җәмгыяткә безнең арабызда тормышны калын күзлек, линзалар аша йә гомумән күрмәүчеләр барлыгын искә төшерә торган көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев