Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күңел дөньясы матур аның

Аралаша-сөйләшә башлауның беренче минутларыннан ук Алинә мине үзенә җәлеп итте. Фикерләве, кешеләрне яратуы, гомумән, дөньяны яратуы белән сокландырды.

Алинә Шәйхетдинова – Зәй кызы. Балачактан икенче төркем инвалид. Ләкин кыз  үҗәт, тырыш, максатчан булуы белән аерылып тора.

– Алинә күзләре начар күрсә дә, укырга бик ярата. Китапханәдәге барлык китапларны да укып бетерде инде. Миңа өйдә дә, бакча эшләрендә дә булыша, – ди әнисе Мира кызы турында.

Алинәгә хәзер 23 яшь. 9нчы мәктәпне тәмамлаганнан соң, политехник көлияттә кондитер белгечлеген үзләштергән. Кыз җырларга бик ярата. Төрле җыр конкурсларында үзен сынап, җиңүләр дә яулаган. 

Алинә менә инде өч ел Алабуганың бер заводы өчен чәч тараклары ясый. 

“Зәйдә сукырлар җәмгыятендә исәптә торучы 6 кеше бу эш белән шөгыльләнә. Алар рәсми рәвештә хезмәт кенәгәсе белән эшкә урнаштырылды”, – ди район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко. 

Кечкенә  станок, резина накладка, массажка таякчыклары – энәләрен аларга заводтан китереп бирәләр. Аннан әзер продукцияне алып китеп, яңаларын ясарга калдыралар.

– Мин бу эш белән өч ел шөгыльләнәм. Эшли башлаган чорда көненә 30 массажка ясасам, хәзер  50ләпне ясыйм. Баштарак бармаклар авырта, крем сылыйм да тагын эшемне дәвам итә идем. Хәзер инде бармаклар да ияләнде.  Мине бу эш тынычландыра, – ди Алинә.

Алинә аралашырга бик ярата. Ул үзенең мавыгу-шөгыльләре турында бик яратып сөйли. Чигүгә оста. Күзләре начар күрсә дә, күңел дөньясы матур аның. Әле Алинә кече энесен дә  кайгыртып тора, олы апа буларак киңәшләрен дә бирә. Әнисе тәмледән-тәмле тортлар пешереп сыйлый балаларын, ә кызы аңа булыша. Алинә актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев