Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кунакчыл Зәй җирендә

Ипподромда ат чабышларын караганнан соң, халык һәм мәртәбәле кунаклар паркка килде.

Мәртәбәле кунакларыбыз  - Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев. ТР Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин,  ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов “КАМАЗ”ның двигательләр заводы генераль директоры Сергей Снарский,  ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов һ.б.ларны паркта гармунчылар ансамбле, “Мирас” вокаль-хореография коллективы, “Татарстан” бию ансамбле, чәкчәк белән милли киемнәрдән кызлар каршы алды. 
Кунаклар игътибарыннан заманча куәтле язгы кыр эшләре техникалары, авыл күренешен һәм мул уңышны чагылдырган композиция дә читтә калмады. 

Зур мәйданга бару юлында кунакларга берсеннән-берсе  мавыктыргыч манзаралар күрсәтелде. Парктан өстәге мәйданда Татарстанда Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә Укытучылар һәм остазлар  елы кысаларында махсус мәйданчыклар эшләде. Татар, чуваш, керәшен, рус фольклор коллективлары кунакларны дәртле көйләре, моңлы җырлары белән  каршы алды. Алар тарафыннан нинди дә булса тамаша күрсәтелде, йола сәхнәләштерелде.  Агач бурадан эшләнгән татар йортында  кунаклар  чәйләп алды, амбардагы мул уңышны күреп куанды. Һәр авыл җирлеге әзерләгән  милли ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Кунаклар милли уеннарда үзләрен сынады.

Шулай ук, хәрби комиссариат тарафыннан да махсус палатка әзерләнгән иде. Биредә маскет челтәрләр үрүчеләр, окоп шәме ясаучылар эше гәүдәләндерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев