Күмәк көч – тау күчерә
«Капкадан узгач ук үз итәсең бу бакчаны. Ә эченә килеп керүгә андагы күңелләргә үтәрдәй җылы атмосфера рәхәтлек бирә», —диләр «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре.
Биредә 101 балага 14 педагог белем һәм тәрбия бирә. Барысы да югары белемле, 5се — югары, калганнары — беренче квалификация категорияле тәрбиячеләр. Билгеле инде, балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү коллективның беренче максаты булып тора.
Безнең «Кояшкай» бакчасы заманнан калышмый, балаларны заман таләпләренә яраклаштырып тәрбияли. Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә күңел җылысын салган, аларның киләчәгенә битараф булмаган, үз эшләрен яратып башкарган тәрбиячеләр эшли биредә. Тәрбияче һөнәре даими рәвештә белемне яңартып торуны, заманча технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Тәрбиячеләребез район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Методик берләшмәләрдә эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклашалар. Кыскасы, бакча тормышы мәгънәле һәм нәтиҗәле булсын өчен тырышалар. Яраткан һөнәрләренә тугры калып, намус белән эшләүче тәрбиячеләребез Люция Юнысова, Фәридә Хәбибуллина, Гөлзирә Шәйхетдиновалар 40 елга якын инде балалар арасында.
«Һәр педагог эшен яратуын балаларны яратуы белән берләштерә алса, ул — заман педагогы» дип әйткән Лев Толстой, бу сүзләр әле дә актуаль.
Гөлнур Минһаҗева, Венера Демахина, Венера Сәмигуллина, Гөлфия Тугашева, Гөлшат Әгъзамова, Гөлназ Ялозюк, Алсу Миннебаева әнә шундый тәрбиячеләребез.
«Иң кечкенәләр белән эшләү аеруча ошый миңа. Аларга бөтен күңел җылымны бирәм», — ди, быел ясле төркеменә килүче сабыйларны кабул итүче тәрбияче Гөлназ Петрова.
«Хезмәт стажым артык зур булмаса да, куйган максатыма ирешергә тырышам. Белем генә түгел, җан җылысы, сабырлык, фидакарьлек сораучы хезмәт ул тәрбияче һөнәре икәнлеген яхшы аңлыйм һәм шулай булырга омтылып эшлим,» — ди, коллективыбызга килеп керүче яшь тәрбиячебез Ләйсән Миннекәева.
Быел гына коллектив белән эшли башлаган җитәкчебез Алия Сергеевна Сафиуллинаны коллектив бик җылы, үз итеп кабул итте. Гади, гадел, киң күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы.
— Бакчаны да, коллективны да, балаларны да бик яраттым. Биредә тату бер гаилә кебек без, — ди ул.
«Безнең балаларыбызны яратуларын күз карашларыннан ук таныйбыз. Беркайчан да, беркемгә дә тавышларын күтәрмиләр. Һәрберебезнең кешелек абруен саклап, хөрмәт итеп сөйләшәләр. Безнең сорауларыбызга төпле җаваплар бирәләр, киңәшләрен белдерәләр. Безнең шук сабыйларыбыз белән көне буе эшләргә нинди зур сабырлык кирәк бит аларга», — диләр ата-аналар да.
Бакчабызда хореография, вокал, футбол, гимнастика, инглиз теле түгәрәкләре эшли. Әлеге түгәрәкләрнең, чараларның эшчәнлеген формалаштырганда балаларның да, әти-әниләрнең дә теләген искә алабыз. Мондый мохиттә тәрбияләнгән балаларның милли җанлы, әдәпле, әхлаклы булуларына да, тормышта зур максатлар белән яшәргә өйрәнүләренә өмет зур.
Яңа уку елын күтәренке күңел белән каршы алу өчен, косметик ремонт үткәрдек. Яхшы бакча, уңышлар, әлбәттә үзеннән—үзе тумый, барлыкка килми. Тырышып, үз эшен чын күңелдән яратып, вакытын кызганмыйча эшләгән, сәләтле коллективыбызның хезмәт нәтиҗәсе. «Күмәк көч — тау күчерә», дип юкка гына әйтмиләр бит.
Үзем 4 ел инде шушы бакчада өлкән тәрбияче булып эшлим, гомуми стажым бу өлкәдә 18 ел. Биредә эшләүчеләр бер-берсенә карата ихтирамлы, итагатьле, гомумән, үзләре ипле булганга алар белән эшләү, аралашу, аңлашу бермә-бер җиңел миңа.
Җәмгыять тәрбиячеләргә һәрвакыт югары таләпләр куйган, куя һәм куячак. Тормышыбызга компьютер килеп керде, интернет, алдынгы технологияләр барлыкка килде. Аларны өйрәнү, эшебездә куллану башта авыр тоелса да, хәзер компьютер төп ярдәмчегә әйләнде. Кызу темплар белән үскән заманча технологияләр безне формада тотарга, заманнан артта калмаска өйрәтә.
Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлап, һәммәбезгә дә, милләтебезнең лаеклы дәвамчыларын, үрнәк булырдай шәхесләр тәрбияләргә язсын, дигән теләктә калам.
Альбина Әгъзамова, «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев