Белгеч киңәше: Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш
Бүген - 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Без – барыбыз да кулланучылар: үзебезгә ошаган товарны сатып алырга, сыйфатсыз яисә бозылган товарны, шул исәптән товар өчен түләнгән акчаны да кире кайтарырга хокуклы. Ләкин күп очракта хокукларыбыз турында белмибез, белгән очракта да үзебезне яклаудан баш тартабыз. Бу турыда тулырак аңлатма бирүне сорап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльвира Милочкинага мөрәҗәгать иттек.
– Эльвира Сәгыйтовна, ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне нинди дә булса шигарь астында уза. Быелгысы ничек дип атала?
– Агымдагы елда төп игътибар кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе булган куркынычсызлыкка юнәлтелә. Бөтендөнья кулланучылар оешмасы тарафыннан игълан ителгән шигарь түбәндәгечә: «Куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар».
– Сезгә кулланучылар күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр?
– Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына 102 телдән, 24 язма шикаять керде. Роспотребнадзор идарәсенең Зәй бүлеге 52 мөрәҗәгать алды. Безгә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе интернет аша сыйфатсыз товар сатып алу буенча.
Интернет-кибетләрдән товарлар сатып алыр алдыннан игътибар белән кайтавазларны укып чыгарга киңәш итәр идем. Сез сайлаган товар турында гына түгел, ә интернет-кибетнең үзе, җитештерүче турында да. Товарны китертү һәм аның өчен түләү шартлары белән танышырга онытмагыз. Интернет аша сатып алу өчен килешү төзергә кирәк. Сатып алыр алдыннан кулланучы товар турында тулы мәгълүмат алырга тиеш: буклетлар, фото, видео, башка чыганаклар. Кулланучы – кулына тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны кулга алганнан соң җиде көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
– Ә нинди товардан баш тартып булмый?
– Заказ буенча, сезнең хосусый параметрларга туры китереп эшләнгән товар төреннән, мәсәлән, тектерелгән киемнән, аяк киеменнән яки шәхси бүләк язмасы булган товардан баш тартып булмый. Кулланучы товардан баш тарткан очракта, ул товарны кире кайтартуга киткән сатучы чыгымнарыннан тыш, сатучы, кулланучы тиешле таләпләрне белдергән көннән башлап ун көн узганчы, кулланучы тарафыннан килешү нигезендә түләнгән акчаны кайтарып бирергә тиеш.
– Күп кибетләрдә төрле акцияләр кысаларында очсыз бәядән сатылган товарларның алмаштырылмавын һәм кире кайтарылмавын белдерәләр. Бу очракта ничек?
– Гамәлдәге законнар нигезендә төшерелгән бәяләр буенча товар сатып алган кулланучылар ташламасыз товар сатып алганда кебек үк хокуклардан файдаланалар. Акция буенча яки ташлама белән сатып алынган товарда кимчелекләр табылганда, кулланучының шул ук маркадагы товарга алмаштыруны, бәяне пропорциональ рәвештә киметүне, кимчелекләрне кичекмәстән бушлай бетерүне яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү хокукы бар.
– Газета укучыларыбызга теләкләрегез...
– Без – барыбыз да кулланучылар. Кулланучының хәбәрдалыкка, куркынычсызлыкка, үз теләге белән сайлап алырга, сатып алган әйбернең кимчелекле яклары булса, аны сатучыга кире кайтарырга, зыян күргән очракта бәясен түләтергә, кулланучылар өлкәсендә белемен үстерергә хакы бар. Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр килеп туганда, тулырак консультация алу өчен зәйлеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Роспотребнадзор идарәсе сайтында мөрәҗәгать-сорауларны калдырырга була.
фото: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев