Кулланучы әлифбасы
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә бер сатып алучы алдан түләнгән җиһазларны китерү вакытын бозган сатучыга карата шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Ул сатучы белән йокы гарнитуры сатып алу турында килешү төзегән. Шул ук көнне килешү буенча кулланучы товар бәясенең 50 процентын түләп куйган. Әмма килешү нигезендә билгеләнгән вакытта җиһазлар күрсәтелгән адрес буенча китерелми. Сатучы товарны китерү вакытын бозуны җитештерүче тарафыннан тоткарлану белән аңлата.
- Сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 23.1 маддәсе нигезендә аңлатма бирелде. Әгәр сатып алу-сату килешүендә билгеләнгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы товарны кулланучыга килешү нигезендә билгеләнгән срокка тапшыру бурычын үтәмәсә, кулланучы үз сайлавы буенча түләнгән товарны үзе билгеләгән яңа срокка күчерүне яки алдан түләгән суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатучы тарафыннан түләнгән товарны тапшыру вакытын бозган очракта, сатучы кулланучыга һәр кичектерелгән көн өчен алдан түләнгән сумманың 0,5 проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш. Кулланучы таләпләре үтәлмәгән очракта, ирекле рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип аңлатма бирә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясененң Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев