Коры һавада янгыннан сак булу кирәк
Янгын куркынычсызлыгы сагы хезмәткәрләре көзге коры көннәрдә саклык чараларына аеруча игътибарлы булуны сорый.
Бакча биләмәләрендә чүп-чар янныдарыбыз дип, учакны караучысыз калдырудан саклану мөһим. Шулай ук, урманнарга якын территорияләрдә ут тергезү, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген ташлау катгый тыела. Моннан тыш, янгын машиналары биләмәләргә керә торган урыннарны каплау, төзелеш материалларын теләсә кайда өю дә ут-күз чыкканда аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, диләр янгын сагы хезмәткәрләре.
Фотолар район янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев