Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көрәш бәйгесендә – Зәй батырлары

Бүген — 18 гыйнварда Казанның «Корстон» комплексында «Манзара» премиясенә көрәш бәйгесе уза. Ул Татарстанның милли көрәш буенча чемпионаты финалы да булып тора.

Республиканың үзәк матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстан Чемпионаты декабрь ахырында ук буласы иде, бу чорда Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итү аркасында, иминлекне исәпкә алып, финал алышларын башка вакытка күчерделәр. Шулай итеп, бүген — 18 гыйнварда келәмгә республика батырлары чыга. Финалда көрәшүче 20 ир-егет спортчы арасында икесенең безнең Зәй районыннан булулары Зәебез өчен аеруча горурлык. Алар — дөнья күләм ярышлар титулы иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры Радик Сәлахов һәм шулай ук бик күп мәртәбәле бәйгеләр җиңүчесе Булат Гадершин.

Радик 130 кг. да, ә Булат 75 кг. үлчәү авырлыгында көрәшәчәк. Егетләребезгә җан атыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев