Контракт төзегән өчен түләү 2 миллион 200 мең сумга кадәр артты
Түләүләр 2025нче елның 1 гыйнварыннан артты.
Ел башыннан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чакта хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 миллион сумга кадәр артты. Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрне кушып исәпләнә: республика хөкүмәтеннән 1,5 миллион сум, РФ Саклану министрлыгыннан 400 мең сум һәм ТР муниципалитетларыннан 300 мең сумга кадәр.
Махсус операция зонасында хәрбиләр акчалата тәэмин ителә – аена 210 мең сумнан башлап түләү ала.
Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында Зәй хәрби комиссариатында 8 (800) 222-59-00, 8-996-905-20-94, 8 (85558) 7-14-90, 3-48-01, 7-15-57 телефон номерлары буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев