Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен

Районда соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты.

Агымдагы ел башыннан 80нән артык Зәй егете, контракт төзеп, Ватан иминлеге сагына баскан.

4 июль иртәсендә Зәйдән тагын 2 ир-егет контракт буенча илебезне сакларга китте.

Валерийга 36 яшь. Гаиләсе, ике баласы бар. Кечесенә 9 ай, олысына – 4 яшь. Ил өчен катлаулы вакытта ул читтә кала алмаган.

“Ни өчен китәмме? Бу минем ныклы карарым. Бу – чын ир-егетләрнең Ватан алдындагы бурычы. Бу турыда озаклап уйландым. Анда бит безнең егетләр, аларга ярдәм итәргә, янәшәдә булырга кирәк”, – ди ул.

Контракт буенча килешү төзегәнче бу хакта гаиләсе белән күп сөйләшәләр. Башта тормыш иптәше каршы килсә, соңыннан ул иренең бу карары белән килешкән.

– Без аңа төрле яклап ярдәм итәргә тырышачакбыз. Әлбәттә, безнең янга исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Без аны көтәбез! – диде Валерийны озатырга килгән хатыны.

Хәрбиләрне якыннары, дуслары хәрби комиссариат каршыннан хәерле юллар теләп озатып калды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хезмәт итәргә китүчеләргә киңәшләрен бирде.

Татарстанда контрактчыларга түләүләрне 1,5 миллион сумга кадәр арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), Россия Оборона министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә. Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев