Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Контракт буенча хезмәт итүче Зәй хәрбие: «Ватанны саклау — безнең уртак бурычыбыз»

«Майер» позывноен йөртүче Зәй егете контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша.

Аның контракт срогы инде тәмамланып килә, әмма туган илгә куркыныч янаган вакытта ул өйдә утырырга җыенмый, яңа контракт төзергә карар иткән. Без аның белән махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егетләре белән узган очрашуда аралаштык.

Кешенең нинди икәнлеге авырлык төшкәч беленә, ә батырлар яуда сынала, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта.

— Хәрби иптәшләрем мин тормышымда зур урынны алып тора. Ә аларны югалту — иң авыры һәм иң куркынычы. Сугышта яхшы нәрсә юк инде ул, әмма Ватанны сакларга кирәк. Бу — безнең уртак бурычыбыз, — ди «Майер».

Ил өчен тыныч булмаган вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәү, хәрби тәҗрибә булмау да аны контракт төзүдән туктатып кала алмаган. 40 яшендә ул Зәй хәрби комиссариатына килеп, контракт буенча хезмәткә китәргә теләк белдергән. Ләкин аның бу үтенече кире кагылган.

— Мине сәламәтлегем буенча контракт буенча хезмәткә алмадылар. Әмма минем кандидатурамны карарбыз дип калдырдылар. Буш урын барлыкка килү белән шалтыратып чакырдылар, — дип сөйли «Майер».

Аның ул кадет мәктәбендә укый.

-Улым кадет булгач, күп темага аның белән бәхәсләшәбез. Мин аңа, кеше теләсә, булдыра алмаган нәрсә юк, дидем. Һәм контракт буенча Ватан сагына басып, аңа әти кеше буларак үрнәк күрсәтергә булдым, — ди.

-Хәзер улыгыз фикерен үзгәрттеме инде? — дип кызыксынабыз аннан.

-Әйе. Киләсе елга аңа 18 яшь тулачак, ул да Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә әзер. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне курыкмаска һәм икеләнмәскә, Россиянең киләчәге өчен көрәшергә чакырам, — ди «Майер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев