Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Контракт буенча хәрби хезмәт өчен түләү шартлары үзгәрде

31 августтан соң контракт төзегән зәйлеләр өстәмә 305 мең сум алачак.

Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлдәге хәрбиләргә генә бирәчәкләр.

Татарстанда махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашучылар өчен өстәмә социаль ярдәм чарасы барлыкка килде. Документ 26 октябрьдә үз көченә керде һәм 31 декабрьгә кадәр гамәлдә.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов хәбәр итүенчә, ул Татарстан Республикасында 2023 елның 1 сентябреннән мобилизация буенча чакырылган яки контракт төзегән кешеләргә кагыла. Түләү бер тапкыр бирелә һәм 305 мең сум тәшкил итә.

— Хәзерге вакытта республика буенча контракт төзүчеләргә, мобилизация буенча чакырылып, шулай ук контракт буенча калучыларга түләүләр суммасы 605 мең сум тәшкил итә. Россия Оборона министрлыгыннан — 195 мең, ТР ДОСААФыннан С категорияле машина йөртүче таныклыгы булучыларга — 105 мең һәм Татарстан Респбуликасынннан 305 мең сум бирелүче яңа түләүне исәпкә алып, контрактчылар өчен түләү суммасы 605 мең сумга җитә. Шунысын да әйтик, түләү хәрбигә хезмәт урынына баргач, берничә көн эчендә түләнә, — ди Айрат Фоатович.

Зәй районыннан агымдагы елда 100дән артык ир-егет контракт буенча хезмәтне сайлаган.

— Районда контаркт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта бара. Күпләр акча өчен түгел, ә чын патриотлар буларак Ватанны саклау, дуслары-туганнары белән бергә хезмәт итү, аларга терәк булу өчен сайлый бу төр хезмәтне, — ди хәрби комиссар.

Контракт буенча хезмәтне сайларга һәм Ватан сагына басарга теләүчеләр район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук документларны Россия дәүләт хезмәтләре бердәм дәүләт порталында «Стать добровольцем или контрактником» электрон сервисы, Россия Саклану министрлыгы сайтында (службапоконтракту.рф) гражданинның шәхси кабинеты аша тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев