Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коммуналь түләүләр өчен бәяләр артуга аңлатманы Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов бирә

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр күпмегә артты? Бу язмада укыгыз.

«2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр көйләнүче бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053нче РФ Хөкүмәте карары нигезендә Россия Федерациясенең барлык субъектлары буенча гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индекслары 9 процент күләмендә билгеләнде. Инженерлык челтәрләренең нык тузган булуы һәм даими аварияләр булып тору сәбәпле, 2022 елның 1 декабрендә 2023 елның июлендә булачак үзгәрешләр урынына, чираттагы яңа тарифларны расладылар. Ә киләсе тарифларны индексацияләү 2024 елның 1 июленә планлаштырылган. 
- Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләрнең аварияләрсез эшенә һәм инженерлык челтәрләрен планлы ремонтлау буенча инвестицион программаларның үтәлешенә ирешелә, - дип аңлата район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеш буенча урынбасары Ренат Хаҗипов. 
Тарифларның артуы турында белешмә: 
Шәһәрне су белән тәэмин итү - 43,01 сум, үсеш 3 % тәшкил итә. 
Авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү - 31,21 сум, үсеш - 5,9%. 
Шәһәрдә кулланылган суны чыгару - 32,88, үсеш - 12%. 
Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык схемасы - 1 Гкал - 2 367,97 сум, үсеш - 9% ; 1 метр куб су - 28,12 сум, үсеш - 5%. 
Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык схемасы - 1 Гкал 2 367,97 сум, үсеш - 9% ; 1 метр куб су - 202,75 сум, үсеш - 7%. 
Җылылык энергиясе - 1 Гкал 2 367,97 сум, үсеш - 9%. 
Күпфатирлы йортлардан каты көнкүреш калдыкларын чыгару - аена бер кешедән 103,93 сум, үсеш - 4%. 
Шәхси торак йортлардан каты көнкүреш калдыкларын чыгару, аена бер кешедән - 112,74 сум, үсеш - 4%. 
Газның бер кубы - 6,78 сум, үсеш - 8,5%. 
Электр энергиясенең киловатт сәгате - 4,68 сум, үсеш - 9%. 
- Кулланылган ресурслар өчен исәпләүләр гомумйорт һәм индивидуаль счетчиклар күрсәткечләре нигезендә башкарыла. Башкарма комитет, дәүләт торак инспекциясе, хезмәт күрсәтүчеләр көче белән намуссыз кулланучыларны ачыклау буенча эш алып барыла, беренче чиратта бу җылы идәннәр көйләүчеләргә кагыла. Әгәр җылы идән ясаучы җылылык системасына коммуникацияләрне тоташтырса, бу фатирларның җылылык өчен исәпләүләре артуга китерә, әгәр инде кайнар су системасына тоташтырылса, фатирларда кайнар су температурасы төшүенә китерә, - дип белдерә Ренат Хаҗипов. 
Кышкы чорда коммуналь түләүләрнең шактый өлешен җылылык энергиясе өчен исәпләү тәшкил итә. Йортта кулланыла торган җылылык күләме күпфатирлы йортларда урнаштырылган махсус тикшерү узган приборлар күрсәткечләре буенча исәпләнә. Кулланылган җылылык энергиясе күләме тышкы һава температурасына, дивар материалына, йортның энергия нәтиҗәлелегенә һәм үткәрелә торган энергия саклау чараларына бәйле. Мәсәлән, җылыту приборларының температурасы нормадан югарырак, әмма фатирларда ишек-тәрәзәләрнең герметик тыгызлыгы начар булу аркасында салкын һава керә һәм фатирда температураның түбәнәюенә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев