Көмеш яшь талантлары сәхнә тотты
11 июньдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТР ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») IX Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының гала-концерты булды.
Бу бәйрәм «элегант яшьтәге»талантлы катнашучыларны берләштергән якты вакыйгага әверелде. Чакырылганнар арасында «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография коллективы да бар иде. Фестиваль лауреаты буларак, ансамбль республиканың төп сәхнәсендә үзенең осталыгын күрсәтте, рәхмәтле тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Зәйлеләр матур милли костюмнарда дәртле татар биюен башкардылар.
фотолар мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев