Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Зәй җылысы» фондына полк командиры тарафыннан җибәрелгән Рәхмәт хатын тапшырдылар

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә «Зәй җылысы» («Тепло Заинска») хәйрия фонды зур эш башкара. Аларны һәм маскировка челтәрләре үрүчеләрне бу йөкне төп тартып баручылар дип ныклап әйтергә була.

Бу көннәрдә «Зәй җылысы» фондына 1232нче полк командиры тарафыннан җибәрелгән Рәхмәт хатын тапшырдылар. Анда мондый юллар бар:

«Командование һәм личный состав исеменнән „Зәй җылысы“ хәйрия фондына махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия-гуманитар ярдәме күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, илебез иминлеге өчен игелекле хезмәтегездә уңышлар, түземлек телим».

«Зәй җылысы» хәйрия фондындагылар бер ялсыз эшли. Аларның ял итәргә вакытлары юк, ничек тә хәрбиләргә ярдәм итәргә тырышалар. Хатын-кызлар тиз әзерләнүче ашлар, боткалар ясыйлар, чәй өчен файдалы үләннәр җыеп киптерәләр. Бүгенге көнгә барлыгы 1700 порция ризык, 300 пакет чәй (бер пакет бер тапкыр чәйнектә чәй пешерергә җитә), 9 меңләп армия коры душы, 500 меңләп окоп шәмнәре җибәргәннәр. Хәзер мунчалалар бәйли башлаганнар, 100 мунчала бәйләнде, диләр.

— Тиз әзерләнүче ашлар, боткалар өчен яшелчәләр, итләр киптерәбез. Безгә ярдәмгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләр дә кушылды. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Рәхмәт аларга, — ди Надежда Хәбибуллина.

Ә «Зәй җылысы» хәйрия фонды егетләре машиналарга запас частьләр, кирәкле инструментлар, тепловизорлар, рацияләр, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляциясе материаллары һәм башка бик күп әйберләрне алу, җыю өстендә зур эш алып баралар. Хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә торалар, гуманитар ярдәмне дә үзләре илтеп тапшыралар.

— Без — монда бердәм, егетләр — тегендә бергә. Авырлыкларны әнә шулай күтәрсәң генә җиңел ул. Бер генә теләк: егетләргә исән-имин кайту насыйп булсын иде, — ди волонтерлар.

Чыннан да, анда егетләргә һәрнәрсә кадерле! Ярдәмнең туган яктан килгән икәнен аңлау көч бирә. Алар белә: кайгыртучылар һәм көтеп торучылар булганда җиңү белән кайтачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев