Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Колчериннар: «50 ел бер мизгел кебек үтеп китте»

Туган як тарихын өйрәнү музеенда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче, зөбәрҗәт, алтын, сапфир, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнде.

Валентина белән Юрий Колчериннар 28 декабрьдә алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Алар 50 ел элек бүгенге музей бинасында (ул вакытта поссовет була) язылышканнар. Һәм музей заллары буйлап шул көннәрне искә төшереп йөрде алар.

-Без балачактан бер-беребезне беләбез. Бергә үстек, әти-әниләребез дә дуслар иде. Мин Юрийны армиягә озаттым, көтеп алдым. 50 ел элек кабызган мәхәббәт учагы әле бүген дә сүнми дә, сүрелми дә, — ди Валентина Ивановна.

Өйләнешкәндә Валентинага — 18, Юрийга 22 яшь була. Армиядән кайтучы егет чемоданын күтәреп Валясы янына килә, эшне дә тиз тота, әйдә, өйгә кайтабыз, дип Валентинаны өйләренә алып кайтып та китә.

-Туйга әзерләнгән көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Челтәрләп бәйләнгән күлмәккә заказ бирдем. Көннәр нык салкын иде, ЗАГСка «Москвич» машинасында бардык. Ике көн бәйрәм иттек. Учак аша да сикердек. Элекке йолалар буенча күрше-тирәдәге әбиләр тәрәзәдән туйны карап та йөрделәр. 50 ел бер мизгел кебек үтте дә китте, сизмәдек тә, — дип искә ала Валентина Ивановна.

Колчериннар гаиләсендә өч ул — Владимир, Игорь, Олег үскән. Бүгенге көндә дүрт оныклары һәм бер оныкчыкларына куанып яшиләр.

— 2023 ел авыр булды. Илдәге вазгыять үзгәрде. Безнең киявебез дә махсус хәрби операциядә катнаша. Без аның һәм башка ир-егетләребез өчен бик борчылабыз. Аларның барысының да исән-сау кайтуын телибез, — дип күз яшьләре аша теләкләрен дә җиткерде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев