Кояшкайлылар яшь юл хәрәкәте инспекторлары булдылар
Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын «Яшь юл хәрәкәте инспекторлары» сафына кабул иттеләр.
"Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүче 90 баланың барысы да диярлек, яшьтәшләре, дуслары һәм ата-аналары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне актив пропагандалау белән шөгыльләнә. Тантана Ринат Фардиев исемендәге Татар гимназиясендә эшләп килүче "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары" катнашында үтте.
Үзләренең чыгышлары белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең, юл билгеләрен белүнең иң мөһим мәсьәлә булуын аңлаттылар. Алар яңа оешкан отряд белән берлектә төрле викториналарда катнаштылар, сорауларга төгәл һәм дөрес җавап бирделәр, юл билгеләре турында сөйләделәр, матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. "Крутые перцы" диеп аталган яңа отрядка гимназиянең эш тәҗрибәсе булган "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары" үз теләкләрен җиткерделәр, юлларда сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өндәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев