Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Кояшкай» балалары блокада икмәге турында белделәр

27 гыйнвар – Ленинградны чолганыштан азат итү көне. Ленинградлыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге, кешелек тарихындагы иң канлы сугышта Ватаныбызның җиңүенә зур өлеш кертте.

«Кояшкай» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә «Блокада икмәге» һәм «Блокада карлыгачы» дип исемләнгән  патриотик акцияләр үткәрелде. Тәрбияче Гөлшат Әгъзәмова   балаларга блокада символының икмәк булуын, ачлыктан үлүчеләр өчен ул бик кадерле ризык булганын сөйләде. Балалар икмәк карточкалары, икмәк нормасының үзгәрүе турында белделәр, фронтта, тылда, чолганыштагы Ленинградта кешеләргә бер кисәк икмәкнең ничек авырлык белән эләккәнен аңладылар. Икмәк хәрби корал кебек кадерле булган.

Мондый чаралар үз халкының тарихи вакыйгаларына, сугыш ветераннарына хөрмәт  тәрбияли, Ватанны ярату хисләрен үстерә.

фотолар балалар бакчасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев