«Кояшкай» бакчасында тәрбияләнүчеләр инвалидлар җәмгыятендә булды
Янәшәбездә ветераннар, инвалидлар, сырхау өлкәннәр һәм балалар яшәвен без истә тотарга тиеш.
Җылы сүзебез һәм игелекле гамәлләребез, игътибарыбыз белән аларга ничек тә ярдәм итү өчен без барысын да эшләргә бурычлы. Көндәлек кайгыртучанлык күрсәтүебез аларга вакытлы булса да авырлыкларын онытырга ярдәм итсен, күңелләрендә алдагы көнгә ышаныч тусын иде. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай көч тапкан, нык ихтыярлы, изге җанлы затларга карап сокланабыз. Алар үзләре һәрчак шат күңелле, кешеләргә игътибарлы, ачык йөзле. Безгә, сау-сәламәт булып та, еш кына тормыш авырлыкларыннан зарланырга яратучыларга үрнәк алар.
Инвалидлар декадасы башлану белән без "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән инвалидлар оешмасына бардык. Сабыйлар аларга үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Алар чыгышларны рәхәтләнеп тыңлап утырдылар. Безгә рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авырлыкларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына - терәк, сырхауларына - шифа, кайгы-хәсрәтләрдә юаныч булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев