Көчле рухлылар ункөнлеге
3 декабрь — Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне.
Һәр елны декабрь аеның беренче ункөнлегендә республикада, шул исәптән безнең районда инвалидлар декадасы старт ала. Декада кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар оештырыла, аларга карата игътибар арта. Әлеге темага район инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева белән әңгәмә кордык.
— Антонида Ивановна, районда мөмкинлекләре чикләнгән ничә кеше бар?
— Статистикага күз салсак, бүгенге көндә районда 756 сәламәтлеге чикле кеше яши. Шуларның 76сы — беренче, 432есе — икенче, 248се өченче группа инвалид. Бездә исәптә торучы инвалид балалар саны — 196. Коляска белән йөрүче инвалидлар — 5.
— Ункөнлек уңаеннан нинди чаралар узачак?
— 2 декабрьдә көндезге сәгать 10да музыка мәктәбендә декаданы тантаналы төстә ачу планлаштырыла. Концерт та булачак. 3 декабрьдә сәгать 10да «Космос» кинотеатрында «Рай под ногами матерей» фильмы күрсәтеләчәк. 4 декабрьдә үзәк китапханәдә әдәби-музыкаль кичә оештырылачак. 5 декабрьдә туган як тарихын өйрәнү музеена барабыз. Шулай ук спорт чаралары да уздырыла. 9 декабрьдә сәгать 11дә — «Дельфин» клубына йөрүчеләр арасында йөзү ярышлары, 10 декабрьдә — «Энергия» стадионында шахмат-шашка турниры, 11 декабрьдә «Спорт барыбыз өчен дә» чарасы үтәчәк. Теләге булганнарны әлеге чараларда көтеп калабыз.
— Борчыган проблемалар бармы?
— Әйе, андый борчулы мәсьәләләр дә бар. Памперслар, дарулар алуда кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Алар һәрвакыт та даруханәләрдә булмый. Бу проблеманы чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.
— Гади генә бер сорау: җәмгыять ничек яши?
— Район-шәһәрдә узучы чараларда катнашырга тырышабыз. Җәмгыятьнең актив әгъзалары бар. Август аенда Зәйнең «Энергия» стадионында «Россия көче» дип аталган икенче җәйге Бөтенроссия спорт марафоны кысаларында сәламәтлек буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында киң колачлы ярышлар узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев