Көчле рухлы, киң күңелле ул
Әйләнә-тирәбездә күңел җылысы, изге гамәлләре белән якыннарын сөендереп яшәүчеләр аз түгел.
Зәйдә яшәүче Әнисә Шәфиева – шундыйларның берсе.
Күзләре начар күрсә дә, күңел дөньясы матур аның. Актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк ул. Кул эшләренә дә, иҗатка да бик оста Әнисә Котдусовна. Городец бизәкләре белән бизәлгән эшләренә кем генә сокланмас икән?!
Әнисә Шәфиева 40 елдан артык гомерен педагогикага багышлаган. Озак еллар балалар бакчасында, ике ел мәктәптә эшләгән, халык мәгарифе отличнигы. Ул сәнгатькә, шигърияткә гашыйк. Буш вакыты булдымы – кулына каләм алып, күңелендәге хисләрен шигырь юлларына сала. Аның шигырьләре “Зәй офыклары” газетасы битләрендә дә дөнья күрә.
Әнисә Котдус кызы 20 елдан артык район сукырлар һәм инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзасы булып тора. Җәмгыятьнең рәис урынбасары. Үзенең күзләре начар күрсә дә, ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә тырышып яши. Әнисә Котдусовна инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятенең иҗади һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.

“Бу – иҗтимагый эш, ләкин ул миңа бик күп нәрсә бирә”, – ди ул.
Әнисә Котдусовна үзен төрле конкурсларда да сыный. Агымдагы елда “Ел хатын-кызы” конкурсының зона этабында җиңү яулдаы. Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган шәһәр конкурсында үзе язган «Буыннар чылбыры өзелмәс» шигырен укып, беренче урынны алды. Район-шәһәрдә барлык үткәрелә торган мәдәни, спорт чараларында, акция, фестивальләрдә актив катнашып килә ул.

Авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, язмышына зарланмыйча көн итүе белән Әнисә Котдусовна күпләргә үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев