Көчле җил Татарстанның берничә районына зыян китергән
Кичә Татарстанның Аксубай районында көчле җил булган.
Урыны белән аның тизлеге секундына 24 метрга кадәр җиткән. Нәтиҗәдә, ике йортның һәм биш хуҗалык корылмасының түбәсе өлешчә купкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Стихия Татарстанның берничә районында агачларны да аударган. Барлыгы 12 агач ауган: Казанда — өч, Чистай районында — биш, Аксубай районында — өч, Арча районында — бер.
Көчле җил электр белән тәэмин итүдә дә өзелүләргә китергән. Лениногорск, Чистай, Әлмәт, Биектау районнарында 1079 абонент утсыз калган. Чистай районындагы «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагерьларында да электр энергиясе беткән.
Челтәр компаниясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү барлык урыннарда да торгызылган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев