Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапхандә – толерантлык сәгате

16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә дә шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII сыйныф укучылары катнашында толерантлык дәресе узды.

Ул «Мәгариф» илкүләм проекты «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» программасы кысаларында оештырылды.  Китапаханәче Лилия Хафизова балаларга бу дөньяда тыныч яшәү өчен бер халыкның икенчесенә карата хөрмәт белән яшәве мөһимлеген аңлатты. Укучылар «Нәрсә ул толерантлык?» дип исемләнгән викторинада катнашып әлеге темага белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан толерантлык символы булган чәчәк ясап, аның һәр таҗына яхшы сыйфатларны яздылар. Әлеге темага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев