Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китапханәгә сәяхәт

Зәй үзәк балалар китапханәсе кечкенә кунаклар кабул итте.

3нче мәктәпнең беренче сыйныфында белем алучы сабыйлар өчен китапханә бүлекләре буенча экскурсия оештырылды. Балаларны әкият геройлары итекле песи белән тавык каршы алдылар.

Алар китаплар патшалыгында нинди геройлар яшәве, аларның тормышлары турында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Малай-кызларны иң кызыксындырганы- тәҗрибәләр өстәле булды. Сабыйлар сода, лимон кислотасы һәм су ярдәмендә ясалган вулканга гаҗәпләнеп һәм сокланып карадылар. Бу көн кечкенә кунаклар хәтерендә озак сакланыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев