Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханәдә студентлар өчен патриотик очрашу үтте

Бүген, 15 февральдә, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә политехник колледж студентлары өчен «Әфганстан белән өтелгән күңелләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Ул Әфганнан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулу һәм районда игълан ителгән «Батырлык һәм бердәмлек» елына багышланды.

Чарага «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, махсус хәрби опреациядә катнашкан хәрбиләр Евгений Ильин һәм Александр Иванов чакырылган иде. Алар яшьләргә үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, ватанпәрвәрлекнең мөһимлегенә басым ясадылар.

Биредә үк Россиядән читтә кайнар нокталарда интернациональ бурычларын үтәүчеләргә багышланган күргәзмә дә эшләде. Анда Ватан өчен һәлак булганнар турында мәгълүмат тупланган иде.

«Студентлар һәр чыгышны дулкынланып, җитди тыңлады. Бик тиздән Ватан сагына басачак буын өчен бу очрашу бик тәэсирле булды» , - ди баш китапханәче Лилия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев