Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханәдә сабын ясау мастер-классы үтте

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә үзенчәлекле шөгыльгә өйрәттеләр.

Сабын ясау эстетик карашны, алгоритмның төгәл башкарылуын, пөхтәлекне генә үстереп калмыйча, матур һәм кирәкле бүләкләрне үз куллары белән ясау өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. 
"Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сабын ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар сабын кайнату өчен  материаллар белән таныштылар, сабын ясау серләренә төшенделәр.  Төрле хуш исләр һәм буяулар кулланып тәҗрибә ясап карадылар. Тәҗрибәле оста Ләйсән Гайсина сабын ясау серләре белән уртаклашты һәм  киңәшләрен бирде. Мастер-класс укучыларның күңеленә хуш килде", - ди китапханәче Венера Галимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев