Китапханәдә өлкәннәрне кунак иттеләр
1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре лаеклы ялда булган пенсионер коллегалары өчен “Ә тормыш һәрвакыт матур булып кала” дигән очрашу үткәрделәр.
Очрашуның кульминациясе үзара гапләшеп чәй эчү булды. Чарага махсус китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Анда сәламәт яшәү рәвеше, озын гомер серләре һәм актив тормыш позициясе, мавыгулар турында китаплар тәкъдим ителде. Өлкәннәргә карата җылы сүзләр күп яңгырады, аларга күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев