Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китапханәдә – Гаилә көне

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Радость” комплекслы социаль ярдәм үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән “Ромашковое счастье” дип аталган әдәби - уен программасы үткәрелде.

Анда катнашучылар яшь кенәз Петр һәм ярлы гаиләдән булган  кыз Феврония турындагы риваять белән таныштылар, бәйрәмнең тарихын белделәр, бәйрәмнең төп символы – борынгы заманнардан мәхәббәт билгесе булган ромашка турындагы сорауларга җавап бирделәр.

 «Гаилә символы», «Гаилә кичке ашы», «Ромашкалы фантлар» конкурсларында һәм уеннарында катнаштык, гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшердек.  Чара азагында «Петр һәм Феврония турында хикәя» мультфильмы фрагментын карадык  һәм гаилә турында сөйләүче китаплар белән таныштык”, - ди китапханәче Галина Лаврентьева.
 

Чара күңелле, матур узды һәм бик күп уңай хис-кичерешләр, туганнарыңа һәм якыннарыңа мәхәббәт һәм кайгырту теләге тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев