Китапханәчеләр укучылар өчен патриотик сәгать үткәрде
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары катнашында Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган хәрби-патриотик сәгать үткәрделәр.
Ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Китапханәче укучыларга утлы боҗрадагы коточкыч блокада көннәре, камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм авыр хезмәт, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызларның түземлеге, Совет солдатларының Ленинградны яклавы һәм оборонасы турында сөйләде. Патриотик дәрес барышында кечкенә кыз Таня Савичева язмышына аерым тукталдылар. Аның көндәлегендәге язмалар Бөек Ватан сугышының фаҗигале символына әверелүе кабат искә төшерелде. Чарада катнашкан кайбер укучылар күптән түгел генә Санкт-Петербургтан истәлекле урыннардан экскурсиядән кайткан иделәр. Аларның тарихи урыннарны үз күзләре белән күрү нәтиҗәсендә бүгенге очрашу укучылар күңеленә аеруча үтеп керде.
IX Б сыйныфы укучысы Динар Гыйматдинов экскурсиядә Таня Савичева яшәгән урамга һәм йортка баруы, кызның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләде. Ә Даниэль Полевов экскурсиядә Пискарев зиратына баруы турында үз күргәннәре белән уртаклашты.
Чарада катнашучылар Ладога күле аша «тормыш юлы» турында белделәр, 1941-1944 елларда Ленинградта барган төп вакыйгалар хакында документаль кадрларны карадылар. Китапханә хезмәткәрләре һәм укучылар блокада кичергән кешеләрнең истәлекләреннән, мемуар әдәбияттан өзекләр укыдылар. Блокадачыларның икмәк нормасы, блокада икмәгенең нинди кисәкләре булуы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатканы турында сөйләү балаларда зур тәэсир калдырды.
Чара ахырында катнашучылар бер минут тынлык белән блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев