Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китапханәчеләр балаларга бәйрәм оештырды

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә опека гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен ел саен үткәрелә торган Яңа ел бәйрәме узды.

Кунаклар әкият геройлары белән бергә могҗизалар дөньясына чумдылар, анда Бичура һәм Убырлы карчык Кыш бабайның Яңа ел капчыгын урларга тырыштылар, әмма кечкенә Аҗдаһа баласы аларны хәйләләде, чөнки яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә.

Чарада биюләр, күңелле конкурслар оештырылды. Яшь кунаклар чиратлап Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләп бүләкләр алдылар. Бәйрәм балаларга искиткеч эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм күңелле хатирәләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев