Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханә китап укучыларны кунакка дәште

Бүген – 28 майда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Китап ханлыгы кунаклар каршы ала” дип исемләнгән чара үтте. Ул 27 майда билгеләп үтелүче Бөтенроссия китапханәчеләр көненә багышланды.

Тантаналы чарага китапханәчеләр, әлеге һөнәр ветераннары, китап сөючеләр чакырылган иде. Бәйрәм кысаларында китапханә хезмәткәрләре мәдәният үсешенә керткән өлешләре, намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре  һәм эшкә иҗади мөнәсәбәттә булулары өчен  лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Шулай ук иң актив китап укучылар, китапка һәм китапханәгә мәхәббәт, гаилә укуы традицияләрен дәвам итүләре өчен  өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 
Театрлаштырылган тамашага исә Убырлы карчык, «Джентльмены удачи»  фильмы геройлары -Доцент, Хмырь һәм  Косой килделәр. Алар бәйрәм чарасында катнашучылар белән кызыклы викторина үткәрделәр. Чара матур чыгышлар  белән үрелеп барды. "Легенда" хореография төркеме, Әмир Сөләйманов, Вера Дуболазова, Глеб Макаров, Риана һәм Зарина Гарипова, Флера Гыйниятовалар җыр-биюләр бүләк иттеләр. Ә китап укучылар китапханә хезмзткәрләренә җылы теләкләрен җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев