Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китапханә – илһам чыганагы

27 октябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Шатлык” социаль ярдәм үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен экскурсия оештырылды.

Китапханәчеләр экскурсия үткәрделәр, китапханәнең тарихы һәм аның китап фонды турында сөйләделәр. Алар шулай ук заманча басмаларны да күрсәттеләр. Моннан тыш, кунаклар Зәй төбәгенең танылган кешеләре һәм китапханәнең өлкән буын укучылары өчен оештырган чаралары турында да белделәр.

“Китапханәдә хәзерге вакытта Венера Сәхабетдинованың «Тормыш серпантины» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли. Рәссамның картиналары үзенчәлеге, матурлыгы һәм яктылыгы белән өлкәннәр  игътибарын җәлеп итте.  Экскурсия кунакларда бик күп уңай хис-кичерешләр,  тәэсирләр калдырды”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар үзәк китапханәдән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев