Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китап – ул рухи мирас бакчасы

Мин татар телендәге китапларны кечкенәдән зур кызыксыну белән укып үстем. Әти-әнием кая барсалар да, китап алып кайталар иде. Яңа китап кайткан көн бәйрәмгә әйләнә иде. Минем өчен үз туган телеңдә укый алу – зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән?!

Искиткеч нәфислек! Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны:. Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев... Алар безнең горурлыгыбыз бит.

Мәктәптә укыганда китап укырга мәхәббәт уятучы авторым Әмирхан Еники булды. Аның иҗатына гашыйк булдым. Аның әсәрләре арасында иң яратканы — «Әйтелмәгән васыять». Ул татар халкының милли рухы һәм язмышына караган мәсьәләләрне яктыртуы белән игътибарны җәлеп итте. Тагын бер яраткан язучым — Гадел Кутуй. Аның «Рөстәм маҗаралары» исемле "хыялый роман«ын без яратып, кабат-кабат укый идек. «Сагыну» нәсерен укыганда күңелләребездә андагы геройларны кызгану хисләре уянды.

XI сыйныфта укыганда без аның «Тапшырылмаган хатлар» повестен укыдык. Әсәр хатлар формасында язылган. Төп геройлар — Галия белән Вәли. Язучы геройларның психологик кичерешләрен, күңел дөньясын тирәнрәк сурәтләүгә ирешә. Бу әсәрдән без күңелләребезгә бик күп матур сыйфатлар, киңәшләр сеңдереп калдык.

«Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым», — дип яза Габдулла Тукай. Аның бу сүзләре белән һич тә килешмичә мөмкин түгел.

2017 елдан башлап квартал саен «Татнет»ны үстерү фонды оешмасы һәм «Татар китап нәшрияты» катнашында «Әдәби марафон» проекты эшләп килә. Ул татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән. 21 көн дәвамында катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм «ВКонтакте» челтәрендәге үз битләрендә укыган әсәрләрдән үзләрен кызыксындырган өзекләрне урнаштыралар.

Проектта мин һәрвакыт актив катнашып киләм. «Әдәби марафон»да катнашуны «үз-үзеңне җиңү» дип атыйм мин. Чөнки егерме бер көн эчендә көндәлек тормышта булган хәлләргә карамастан, кулдан китапны төшерми укып бару, аны башкаларга тәкъдим итү, әсәрне укырга кызыксындыру уяту шактый хезмәт таләп итә. Мин бу марафонны түземсезлек белән көтеп алам. Дөньяга карашымны үзгәрткән, тетрәндергән әсәр — Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте булды.

«Әдәби марафон»да катнашуым белән мин бик горурланам. Чөнки ул белем дәрәҗәңне күтәрә, дөньяга карашыңны киңәйтә. Бер сүз белән әйткәндә, шәхесеңне үстерә. Әдәбияттан юаныч табам, чынбарлык биргән сорауларга һәм җавапларга да тап булам.

Әдәби марафон башлангач, мин үзебезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәгә ашыгам. Татар теле бүлегендә бердәм, үз эшенең осталары булган китапханәчеләребез Венера Галимова һәм Лилия Әхмәтҗанова эшли. Алар миңа күңелгә үтеп керердәй кызыклы китапларны тәкъдим итәләр. Мин аларга чиксез рәхмәтле.

1 октябрьдән «Әдәби марафон» башланды. Бүгенге көндә өстәлемдә — Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин китаплары. Китапханәдән аның «Сөю бит ул картаюны белми» һәм «Шәфәкъ вакыты» дигән шигырьләр җыентыгын алып кайттым. Аның шигырьләрен электән үк яратып укый идем. Күрәсең, әсәрләрендәге яшьлек, мәхәббәт темасы минем күңел халәтемә туры килә. Шагыйрь үзенә туг-ры калып, мәхәббәт, тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе, кыскасы, һәрберебезнең күңелен борчыган мәсьәләләрне шигъриятнең якты образларына төреп, һәр вакыйганы үз йөрәге аша уздырып безгә тәкъдим итә. Мәхәббәткә багышлаган хисләргә бай шигъри юллары күңелдә матур тәэсир калдыра, җанга тынычлык, рәхәтлек бирә, кәефне күтәрә.

Шушы көннәрдә Рәзинә Сәетгәрәеваның «Түз, йөрәгем, түз...» дигән 60 биттән торган китабын укыдым. Әсәрдә тормышында күп авырлыклар күреп, ачы хәсрәтләр кичергән гади татар хатыны Вәсимәнең гыйбрәтле язмышы бәян ителә. Укыганда уйландыра, күздән яшьләрне агыза. Сабыр булырга, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. Әйе, китаплардагы язмышларны кайвакыт үземнең язмышыма бәйлим, андагы геройларның көчле рухлы, нинди генә авыр вакытларында да кеше булып калганнарына сөенәм. «Тормыш үзе ачылган китап, ә геройлары без — кешеләр», — дигән бер акыл иясе. Кешеләр бар яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде
яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дияр идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә «Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан!» — дип язган бит үзенең «Бер үгет» шигырендә.

Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев