Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап укучы гүзәл затлар бәйрәм итте

6 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Бәйрәм белән, гүзәл затлар!» дип исемләнгән чара узды.

-Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман... Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? Китапханәбезгә дә бүген әнә шул гүзәл затлар җыелды. Алар актив, күркәм яшәү рәвеше алып барулары белән дә матурлар,- ди китапханәче Лилия Әхмәтҗанова.

Татар бүлеге китапханәчеләре кичәне котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, алар 8 март- Халыкара хатын кызлар бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып барды.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев