Китап уку модада
Шәһәрдәшләребез Татьяна Хворост һәм Ксения Миронова Зәебездә «Интровертлар тусовкасы» дип аталган китап, газета-журнал укучылар клубы оештырдылар.
Агымдагы елның 18 мартында оештырылган бу клуб китап укырга яратучыларны бергә туплый. Алар җыелышып теге яки бу әсәрне укыйлар һәм соңыннан аның буенча фикер алышалар. Кыскасы, кызлар китап укуны яшьләребез арасында да модага кертәләр.
«Интровертлар тусовкасы» клубы әгъзалары атнага бер тапкыр җыелалар, нинди әсәр укырга икәнен сайлыйлар, аны үзләре өчен уңайлы булган урында бергәләп укыйлар, чәй өстәле артында әсәр буенча фикер алышалар. Ә клубка яшүсмерләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр килә ала. Әлеге үзенчәлекле проект район яшьләр эшләре идарәсе һәм үзәк китапханә тарафыннан хуплау алды. Инде 30лап очрашу үткәрелгән һәм 60тан артык хикәя укылган. Клубта хәтта Казаннан һәм Сахалиннан да кунаклар булырга өлгергән.
— Безнең клуб дөньяга карашны киңәйтергә, тәнкыйди фикерләүне үстерергә, яңа дуслар табарга һәм китап битләре аша илһам табарга уникаль мөмкинлек бирә. Без матур әдәбият турында фикер алышырга һәм аралашырга, ниндидер мөһим нәрсәләр белән уртаклашырга җыелабыз. Бу үзенчә тормыш турында сөйләшү дә, чөнки һәр әсәр тормыш белән бәйләп языла, ә укучы анда күпмедер дәрәҗәдә үзен дә күрергә мөмкин. Шул рәвешле, кешеләрдә китап укуга ихтыяҗ туа, — ди оештыручыларның берсе Ксения Миронова.
Әлеге клубны оештыру идеясе дә иң беренче чиратта Ксениягә килә. Ул кичләрен фикерләшү өчен күпләрне берләштерерлек ниндидер уртак проект булдыру турында хыяллана. Һәм бу идеясен китап белән бәйләргә теләвен якын дусты Татьянага җиткерә. Ә аларның бергә укыган тәүге әсәре Гиде Мопассанның "Гарсон, кружку пива!«сы була. Әсәр буенча фикерләшүләре дә шактый җанлы бара. Алга таба кызлар бу хоббига күбрәк кешене җәлеп итү турында уйланалар.
— Әгәр сез укырга яратасыз һәм укыганнар турында үз фикерегез бар икән, безгә килегез. Әдәбият белән кызыксыну — безнең бергәлеккә керүнең бердәнбер критерие. Һәм безгә кушылырга теләгән һәркемгә шат булачакбыз! Безнең яшьләр сафларына өлкән буын вәкилләре дә кушылсын иде. Без үз клубыбызда тәҗрибә туплаган, шул ук вакытта укымышлы һәм мәдәниятле кешеләрне күрергә шат, аралашу, һичшиксез, кызыграк булачак, чөнки яшьләрнең һәм өлкәнрәкләрнең карашлары аерыла, — ди Татьяна Хворост.
Китап сөючеләр инде Булгаков, Зощенко, Куприн, Чехов әсәрләрен укыганнар, аларга уку өчен кызыклы материаллар сайларга үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәм итә. Күмәкләшеп укулар барлык яшьләр үзәкләрендә, шәһәр паркларында, кафеларда оештырыла.
«Иң мөһиме — безне һәркайда яхшы кабул итәләр. Соңгы вакытта шәһәр кафеларында җыелабыз. Җәй көне, һава торышы яхшы булганда, без яр буенда яки паркта укый идек. Күңеллерәк булсын өчен табигать кочагына үзебез белән чәй һәм тәм-томнар да алабыз, ә кафеларда инде, әлбәттә, укулар чәйләп үтә. Мәсәлән, ял паркында барысы да кулларына телефоннар тотып утыра, ә без китаплар тотып укыйбыз, үтеп баручылар еш кына безгә игътибар итәләр, елмаялар. Иске Зәй яр буенда укыганда балалары белән килгән әниләр дә безгә кушылды, чөнки сабыйлар комда уйнаганда, без бергәләшеп китап укыйбыз. Бу балалар өчен дә үрнәк булып тора», — ди Татьяна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев