Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китап – мәгърифәт чыганагы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров район китапханәләренә күренекле татар мәгърифәтчесе, язучы һәм галим Каюм Насыйриның «Тәрбия турында китап» басмасын тапшырды.

Китапны бастыру – «СМП-Нефтегаз» АҖнең социаль проекты, аны компания Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырган.

Китаплар Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган тантаналы чарада «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов тарафыннан тапшырылды.  29 авыл һәм биш шәһәр китапханәсе бу уникаль басманы алды. Бу китап укучылардан алып өлкәннәргә кадәр киң даирә укучыларга атап язылган.

Каюм Насыйриның бер гасырдан артык элек язылган хезмәте әхлак кагыйдәләре һәм үгет-нәсихәтләр җыелмасы булып тора. Күптән язылган булуына карамас-тан, китапта бәян ителгән үз-үзеңне тоту нормалары бүген дә актуальлеген югалтмаган. Проектның төп максаты – үсеп килүче буынны халык зирәклеге принципларында тәрбияләү, ул әлеге уникаль җыентыкта чагылыш тапкан.

«СМП-Нефтегаз» ярдәме белән проект комплекслы үсеш алды: китап рәвешендәге  басмага өстәмә рәвештә интернет-сайт һәм әсәрнең электрон варианты белән мобиль кушымта булдырылды. Интерактив уку форматы текст белән үзара бәйләнешкә заманча һәм уңайлы якын килүне тәкъдим итә.

«Туган телне саклау һәм үстерү, яшьләрне ата-бабаларыбызның күп гасырлык традицияләре һәм зирәклеге нигезендә тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе. Китапның шәһәр һәм районның барлык китапханәләренә керүенә без бик шат. Ышанам ки, ул лаеклы урын алачак һәм педагоглар, ата-аналар һәм яшь укучылар тарафыннан кирәкле булачак», – дип билгеләде Рияз Комаров.

Китап дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да кулланырга мөмкин. Ул гомумкешелек әхлакый нормаларын укытуга һәм үзләштерүгә омтылыш формалаштырып, тәрбия эшендә ярдәмче булачак.

фото үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев